Көз – йогышлы авырулар таралу чоры. Ковид та кабат көчәеп бара. Шул сәбәпле Казанда метро станцияләре янында вакцинация пунктлары эшли башлады.
Җиңү Проспекты, Кәҗә бистәсе, Яшьлек һәм Авиатөзелеш проспекты янында. Мобиль комплекслар көн саен иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр төшке аш тәнәфесе белән кабул итә. Биредә грипптан Совигрипп , ә коронавирустан Спутник Ви белән вакцинация ясатырга мөмкин.