Казанда җәмәгать транспортының бөтен күчмә составы маршрутларга чыкты. Коронавирус пандемиясенә бәйле кертелгән чикләүләрне этаплап бетерү сәбәпле, пассажирлар агымы артуы күзәтелә.
Автобусларның йөрүе хәрәкәтнең эш һәм ял көннәрендә расланган җәйге графиклары нигезендә гамәлгә ашырылачак.Шулай ук медицина хезмәткәрләре, волонтерлар җәмәгать транспортында бушлай йөрүләрен дәвам итәчәк.
Искәртеп узабыз, ике ай эчендә Казан табибларына, волонтерларга һәм медицина персоналына җәмәгать транспортында йөрү өчен 8 мең бушлай билет биргәннәр. Бу вакыт эчендә алар 265 мең сәфәр кылган.