Хөкүмәт порталында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары проекты урнаштырылды. Документ нигезендә, автобусларда акча түләп йөрү бәясе 36 сум булырга мөмкин. Транспорт картасы белән түләгәндә 31 сум тора. Троллейбуслар һәм трамвайлар өчен дә шундый ук тарифлар билгеләнгән.