Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды

08.07.2021
Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды


Казанда халык җырчысы Әлфия Авзалова исемендәге милли –мәдәни үзәк оештырылды. «Туган авылым» комплексында урнашкан үзәк ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Легендар җырчының исемен мәңгеләштерү чарасыннан безнең махсус репортаж.

Әлфия Авзалованы халык ничек бар – шулай чаялыгы гадилеге, туры сүзе, бар булмышы белән үз кызы итеп кабул итте. Аны белгән буын күңелендә Әлфия апа моң булып яши. Шуңа да ул еш кына моң патшабикәсе дип телгә алына.

Новости СМИ2

Истәлекле вакыйгада катнашкан Салават Фәтхетдинов үзәкне, тормыш кайнап торган очрашу , танышу. фикерләшү, яңа җырлар тәкъдир итү урыны буларак күрә. Шәкертләрен дә яңа уку елыннан махсус шушында җибәрергә җыена.

Тормышымда әнидән һәм хатыным Ләйсәннән кала , Әлфия апаны яратам дип форсаты чыккан саен искәрткән Салават Фәтхетдинов, Әлфия апа истәлегенә һәйкәл куярга тәкъдим иткән иде. Кызганыч, әлегә анык кына җавап бирүче юк, түрәләрнең сүз белән гамәл арасы олы юл кебек озын. Әмма шунысы бәхәссез Әлфия апа бер генә.

Айга егерме, ә көненә өчәр концерт куя идек дип искә ала гомерлек тугры юлдашлары. Алар кайбер уен коралларын Актаныштагы музейга да да тапшырган иде.

Әлфия апа кебекләр турында эчендәге тышында диләр.Ул аның бөтен барлыгында чагыла. Әнә бит яңа буын сынчысы , җырчыны тыңлап үсмәсә дә тач үзенә охшатып сынын коеп куйган.

Новости СМИ2

Әлфия Авзалова турында бик күп материаллар белән танышып чыктым, Аеруча җырларын тыңладым. Кызы Зөлфия дә Әлфия апага бик ошаган. Шулар тәэсирендә эшкә тотындым һәм җырчы образын ак төстә сурәтләргә булдым. Сәхнәдән халыкка яктылык, нур бөркүче.Үземчә , максатыма да ирештем, эшемнән канәгать калдым.
Әлфия Авзалованың тормышын һәм иҗатын чагылдырган әлеге үзәкнең бизәлеше, күргәзмәләре беренче карашка гадәти кебек тоела, әмма дизайнер аңлатуынча Әлфия апага хас үзенчлекләр дә исәпкә алынган.

Ә Әлфия апаның яраткан төсе зәңгәр.Үзәк эчендә шулай ук гармуннар күргәзмәсе дә аерым урын алып тора, аны Расих Сабирҗанов бүләк иткән.

Халыкчан җырчының урыны “Туган авылым”да булырга тиеш дип Радик Абдрахманов, әлеге үзәкне нәкъ менә биредә оештырыга тәкъдим итә.

Новости СМИ2

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреаты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар алдында чыгыш ясады. Шулай ук җырчының кызы рәсми кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Әлеге үзәкне яшьләр өчен зур үрнәк дип атады Татарстанның мәдәният министры

Бирегә килүчеләргә тыңлау гына түгел җырлау мөмкинлеге дә бар.

Әлфия апа сәхнәгә борынгы җырлар белән килә. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә “Кәккүк” белән таныла. Аннары “Казан сөлгесе”, “Гөлҗамал” һәм тагын 500 дән артык җыр. Гомеренең соңгы көненә кадәр тормышка гашыйк иде Әлфия апа. Ул үсмер чактан язмыш сынаулары белән көрәшеп чыныккан шуңа да яшәүнең, иикмәк валчыгының кадерен белгән җырчы. Аны, хәтта, хастаханәдә ятканда да җырлаган диләр.

Әлеге җырдагыча соңгы чиккә барып җиткәндә дә туйдым синнән дөнья димәде. Язмыш Әлфия апаны ничек кенә сынаса , сүнмәде .Берсеннән- берсе тырыш ике кыз үстергән бәхетле әни иде ул. Кызлары аның исемендәге фонд оештырып яңа талантлар ача. Фестивальдә катнашучылар Әлфия Авзалова эзләреннән чит илләрдә концертлар оештырды. Ә хәзер аңа багышланган аерым мәдәни үзәк ачылды. “Туган авылым” хәзер Әлфияле булды.

Әлеге пәрәмәчләр махсус Әлфия апа рецепты белән пешерелгән.
Мөршидә Җиһан , Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Россиядә коронавирус таралу куркынычы бетмәсә дә, хәл өметсез түгел

Путин бурычлыларның минималь кереме турында законга кул куйды

Келәм сәнгате

Келәм сәнгате

Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппка каршы вакцина ясау компаниясенә әзерләнә башлады

Вакцинасыз булмас...

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+