Казанда коммунистлар юлбашчысы Владимир Ильич Ленин йортында төзекләндерү эшләре үткәрелә. Агач архитектура һәйкәлен яңартуга реставраторлар алынган, иң мөһиме – тарихи детальләрне саклап калу. Нәрсәләр үзгәрә, ә нәрсәләр кала? Хәбәрчебез белеште.
Кайчандыр кеше өзелмәгән йорт соңгы елларда тик торды диярлек. Йортны төзекләндерәләр. Ә узган гасырда бу тарихи бина Казанның иң керемле йортларының берсе иде.
Хәзер йорт тарихында кабат яңалык. Реставраторлар төзекләндерә.
Йортны төзекләндерү белән бергә, вакыйгаларны реставрацияләү бара. Архитекторлар чыганакларга караганда бу бинаның иртәрәк төзелүен әйтә.
Хәзерге вакытта сүтү эшләре бара. Соңрак бураларны тузаннан һәм пычрактан арындырырга планлаштыралар. Шуннан соң торгызуга тотыналар. Тулысынча диярлек югалган икенче катны яңарталар, бинаның түбәсен, нигезен торгызалар. Төп максат-йортның тарихи йөзен бозмыйча, йортны максималь рәвештә элеккечә калдыру.
Төзекләндерү эшләрен 2023 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Ә әлегә иске йорт архитекторларга яңа серләр ача.
Гүзәл Зәйнакова. Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.