Октябрь башындагы әбиләр чуагы торак йортлардагы җылылыкка да йогынты ясады. Казанда әлегә 36 йорт җылытылмый, ә биш меңнән артыгы – җылылык челтәренә тоташтырылган. Кайнар линиягә йортларны артык җылыту турында шалтыратулар алынган. Башкала мэриясендә йортта кирәкле температураны ничек җайга салу турында аңлаттылар. Моның өчен йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышын үткәрергә һәм аннары бердәм карар белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
8 (843)590-96-22
Исегезгә төшерәбез, торак-коммуналь хуҗалыгында комитетында кайнар лингия телефоны эшли, гаризаларны “Открытая Казань” системасында, шулай ук район хакимиятләрендә калдырырга мөмкин.