Башкалабыз Казанда «кышкы йокыдан» соң фонтаннарны кабызалар, үзәк конструкцияләр 15 нче майда эшли башлаячак. Бүгенге көндә Совет мәйданында, Ленин һәм Лядской бакчаларында, Бауман урамында, «Истанбул» скверында һәм Сәетгалиев исемендәге мәйданда фонтаннар инде кабызылган.
Шәһәрдә барлыгы 27 фонтан бар, шуларның 23 се эшли. Быел тагын 2 фонтан яңартылачак: бу Зорге урамындагы Дан скверында һәм Петров паркында. Соңгысында эшләр бу айда инде башланды, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.