Казанда киләчәк уеннары дәвам итә. 3 нче мартка кадәр катнашучылар үзләрен виртуаль һәм спорт мәйданчыкларында сыный. Ярышларны тулысынча инновацион дип атарга мөмкин — спорт, фән һәм технологияләргә нигезләнгән — масштаблы спорт вакыйгасы. Дөньяның 100 иленнән 260 команда һәм 2000нән артык спортчы катнаша. Ярышлар 3 мартка кадәр дәвам итә.