Казанда киләчәк уеннары дәвам итә, масштаблы киберспорт ярышлары узган атнада башланып киткән иде. Катнашучылар бүләкләр өчен көрәшә. 3 нче мартка кадәр катнашучылар үзләрен виртуаль һәм чын спорт мәйданчыкларында сынап карый ала.
Бу көннәрдә мавыктыргыч хоккей, футбол уеннары, танклар сугышуын күзәтергә мөмкин иде. Бүген исә лазертаг, бию, фиджитал-футбол буенча ярышлар узуы көтелә, иң мавыктыргыч тамашаларның берсе роботлар ярышы, әлеге уеннар казан циркында уза. Шулай ук бүген танклар дөньясында суперфиналистлар исемнәре билгеле була.