Казанда Академик Королёв урамында ир-ат эвакуатор тәгәрмәчләре астында һәлак булган.
Бүген көндез Академик Королёв урамындагы 22а нче йорт янында фаҗига була. Беренчел мәгълүматларга караганда, ир-ат, эвакуаторның тәгәрмәче астына егыла. Зыян күрүче кулларында зажигалканы кысып, урында вафат була. Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучылар тикшерә.