Башкалабыз Казанда иминлек системаларын мониторинглауның виртуаль үзәге оештырылган. Сүз, күзәтү камералары турында бара, аларны 12 меңгә якын мәгариф объектында урнаштырганнар.
Камерага төшерелгән барлык мәгълүматлар бердәм мониторинг үзәгенә туплана, бүгенге көндә аңа 80 объект керә, шулай УК мобиль кушымта эшләтеп җибәреләчәк, аның аша һәрбер кеше куркынычсызлыкны күзәтә алачак. Хәзер Росгвардия белән берлектә барлык эшләрдә җайга салына. Әлеге система буенча шәһәрдә урнаштырылган камералар эшли. Меңгә якын күп фатирлы йортлар – акыллы домофон белән җиһазландырылган, тагын 800 камера – паркларда һәм скверларда урнаштырылган.