Казанда «Игелекле фудтрак» эшен яңадан башлап җибәрә. Волонтерлар кайнар төшке аш белән мохтаҗларны ашатачак һәм аларга гигиена җыелмалары өләшәчәк.Махсус җиһазландырылган микроавтобус шәһәр урамнарына дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр чыга. Әйтик, дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә хәйрия акциясе Мәскәү базары янындагы скверда узачак, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә — Борхан Шахиди урамы скверында. Кайнар төшке аш өләшү көндезге сәгат 14.30 оештырылачак.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, эш кагыйдәләре бераз үзгәртелде. Хәзер ризыкларны махсус ланч-боксларда өләшәләр һәм кешеләрнең социаль дистанцияне үтәүләрен сорыйлар. Барлык волонтерлар битлек һәм перчаткаларда эшли.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. 2 ел эшләү дәверендә генә дә волонтерлар кайнар ризыкның 20 меңнән артык порциясен тараткан. Проект старт алуга мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүче 7 оешманы берләштерде. Бүген инде 17 партнер исәпләнә, фургон атнага 6 тапкыр төрле нокталарга чыга.