Казанда 24-26 нчы июльдә «Җиңү поезды» күчмә музее урнашачак. Аның экспозициясе Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган. Музейга теркәлү буенча килергә мөмкин. Билет гаризада күрсәтелгән электрон почтага киләчәк.
Поездга килүчеләр тарихи маршрут буенча уза, ул сугыш алды елларын, Бөек Ватан сугышын һәм җиңүне үз эченә ала. Экспозиция ун тематик вагонда урнаштырылган, шуларның берсе – хәрби трибуналлар турында – быел барлыкка килгән. Экспозиция иртәнге тугыздан кичке сәгать җидегә кадәр эшли.