Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I нче Бөтенроссия “Туган тел” форумы үткәрелде. Ул Тәрбия. Белем. Тел” шигаре астында узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында .
Форумга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының белем оешмаларынан 800 катначы килгән иде. Форум агымдагы елда оештырылган Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы булды.
Әлеге чара алдыннан фойеда төрле проектлар тәкъдим ителде. Шул исәптән безнең телерадиокомпаниянең туган телебезне саклауга юнәлтелгән эшчәнлеген чагылдырган почмагы да зур кызыксыну уятты. Уңышлы эшләп килүче берничә проектлар арасыннан ”Мин әтине өйрәтәм” радиоспектакле яздырылган винил тәлинкәсе Рөстәм Миңнехановның күңеленә аеруча хуш килде.
Форум барышынада Арча муниципаль районына барып белем оешмаларының эшчәнлеге белән таныштылар. Төрле күргәзмәләрдә булып, туган тел форумының методик мәйданчыклар утырышында катнаштылар. Казан шәһәре Мәскәү районының «Казан Федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» эше белән таныштылар.
Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сәламләү сүзе җиткергәч, җиңүчеләрне тәбрикләде.
Пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыклар барышында икетеллелек шартларында милли мәгариф өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр, төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру, педагогик кадрлар әзерләү проблемалары каралды.
Форумның максаты — килгән һәр укытучының файдалы мәгълүмат алып китүе. Шуны исәптә тотып, форумда катнашучылар өчен өстәл китабы бирелде. Бу китапка туган телләрне укыту нигезләренә багышланган материаллар тупланган. Болар барысы да төп максатка ирешер өчен ярдәмчел материаллар булып тора.
Бөтенроссия «Туган тел» форумы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелде.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина, Ринат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.