Бу көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы үткәрелә. Ул Тәрбия. Белем. Тел” шигаре астында уза.
Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы. Иртәгә «Корстон» күңел ачу үзәгендә форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.
Максат — форумга килгән һәр укытучының үзе өчен файдалы булган мәгълүмат алып китүе. Шуны исәптә тотып, форумда катнашучылар өчен өстәл китабы ясалаган. Бу китапка туган телләрне укыту нигезләренә багышланган материаллар урнаштырылган: федераль стандартларга туры килгән дәреслекләр исемлеге, эш барышында кулланырга мөмкин булган рәсми интернет-ресурслар.