Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы шәһәрнең көньяк капкасы янында аэропорттан керү юлында Оренбург трактында урнаштырыла. Бер ай дәвамында тавыш бирүдә иң күп тавышны шушы урын җыйган. Исегезгә төшерәбез, бу мактаулы исемне Казан һәм Россиянең тагын 19 шәһәре Россия Президенты Владимир Путин Указы белән алды. Һәр шәһәрдә Герб рәсеме төшерелгән һәм Указ тексты куелган стела урнаштырыла.