27нче майдан, 2 нче июньгә кадәр башкалабыз Казанда Республикабызның мәдәни тормышында зур вакыйга, Нәүрүз 8 нче халыкара театраль –белем бирү форумы уза. Форум катнаш форматта: онлайн һәм офлайн була.
Форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, режиссура, курчак театры режиссеры һәм актерлары сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелә.
Чарада катнашучылар өчен «Нәүрүз» форумы кысаларында узачак Төркия театрлары спектакльләренә, Камал театры, Кече театр тамашаларына бушлай керү мөмкинлеге була.
Форум дәресләре Казан Федерал университеты, Камал, Кариев исемендәге, «Әкият» курчак театрлары аудиторияләрендә, Марсел Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында, Габдулла Тукай әдәби музеенда һәм Качалов театры музеенда уза.