Бүген Казанда Юстиция кварталы территориясендә шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.