Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Казанда «Туган Авылым» милли комплексында гаилә бәйрәме узды.
Биредә ике парны язылыштыру һәм ике йоланы – кодалау һәм исем кушу йолаларын күрсәттеләр.
Бәйрәмнең төп мизгеле — гаилә нигезләренең ныклыгы белән билгеле булган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга ирешкән 12 парны «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләү. Аларның гаилә серләре турында алдагы язмада.
Мулланың дога кылып, нарасый колагына исемен пышылдау – иң күркәм һәм ныклы йолаларның берсе. Яшь мөселман гаиләләре ничәмә-ничә гасыр элек тә, хәзер дә әлеге дини гореф-гадәтне хөрмәтләп саклап килә. Ә монысы кыз төшерү йоласы. Җырлар, такмаклар. Борынгы гореф-гадәтләр буенча никахны шулай теркиләр. Ильдана һәм Станислав Пугачевлар кунакларга никахлашу йоласын күрсәттеләр.
Шушляковлар гаиләсе кырык елдан артык кулга-кул тотынышып тормыш сукмагыннан атлый. Андрей һәм Наталья студент чакта ук танышып бер-берсенә гашыйк булганнар. Югары уку йортын тәмамлагач, гаилә корганнар. Икесе дә хезмәт кешесе, өч бала үстереп, хәзер оныкларын тәрбиялиләр. Һәрчак бергә, мәхәббәт һәм тугрылык белән.
Яңа өйләнешкән парга Сафроновлар да киңәшен бирде. Быел парның никахына 56 ел тулды. Ир белән хатыннан башланган гаилә дүрт буынга кадәр үсә: балалар, оныклар, оныкчыклар. Аларның бәхет сере бер-берсен тыңлау һәм кичерү.
«Туган Авылым» комплексында, шулай ук,ныклы гаилә нигезләре белән танылган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга ирешкән 12 парны «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләделәр.
Гаилә – гомер чишмәсе. Озак еллар тигез матур гаилә булып яшәүгә ни тора!
Миләүшә Мусина, Азалия Котләхмәтова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.