Быел Казанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән мең дүрт йөзгә якын кешене эшкә урнаштырырга ниятлиләр. Планнар белән шәһәр Мэриясендә уртаклаштылар.
Узган ел мәшгульлек хезмәтенә меңнән артык инвалид мөрәҗәгать иткән, аларның 67% ы инде эшкә урнаштырылган.Тегүче, инженер, укытучы, кассир вакансияләре тәкъдим ителә. Эш бирүчеләр арасында-Татарстанның зур предприятиеләре. Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә яңадан уку вариантларын да тәкъдим итәләр. 2021 елда 40 кеше яңа һөнәр үзләштергән. Эш эзләүче һәр кеше өчен мондый мөмкинлек бар. Гомумән алганда, Казанда эшсезләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 3 ярым процентка кимегән. Предприятиеләр катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә киеренке эшләсәләр дә, вакансияләр бар, дип билгеләп үттеләр Башкарма комитетта.