Башкалабыз Казанда “Доброе слово- Яхшы сүз» дип исемләнгән республика балалар конкурсы тәмамланды. Әлеге бәйге безнең «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре турында киләсе язмада.
Гөлназ Галяутдинова конкурс эшен беренче укытучысына багышлаган, чөнки аның остасы үз әнисе.
Әлеге бәйгедә катнашучылар укытучылары турында гына түгел, көчле рухлы кешеләр турында да сөйләделәр. Азалия Гараева Үз эшен «Үзгәреш» иҗади һәм рухи үсеш үзәгенә багышлаган һәм җиңү яулаган.
Әлеге бәйге катнашучылары журналист һөнәре беллән дә якынрак таныштырды. Барысы 22 эш кабул ителде. “Татарстан” телерадиокомпаниясендә катнашучылар баштанаяк телевидение һәм радиоңурналистика һөнәренә чумдылар. Биредә балалар видеозма яздырып карый алдылар, хәтта микрофон тотып стендап та яздырттылар.