Татарча җырлар күбәя. Казанда “Дүртенче Яңа татар җыры” авторлар бәйгесенең икенче туры булып узды. Бәйге Рәшит Ваһапов фонды тарафыннан яңа, моңлы, сыйфатлы җырлар булдыруга юнәлдерелгән проекты. Быел чарага 170 җыр килгән, икенче турга шуларның 65е генә сайланып алынган. Апрель аенда узасы Гала концертта 10 лап иң матур яңа җырларның авторлары һәм композиторлары зурлап бүләкләнер, дип көтелә.
Тере тавыш, баян моңы. Бу җырларны әле халык ишетмәгән, эксклюзив материаллар. Яңа татар җыры жюри әгъзалары тырыша-тырыша иң-иңнәрне сайлый. Катнашучылар да елдан ел арта, географиясе дә киңәя бара. Өч ел эчендә конкурска 789 җыр кабул ителгән. Җырлар чит илләрдән — Италия, Чехия, Швеция, Кытайдан да килә.
Бәйгедә тәҗрибәле авторлар белән беррәттән әле генә иҗат дөньясына аяк атлаганнар да көч сынаша. Шуңа да биредә катнашу — зур үрләр яулау юлында мөһим этап булып тора.
Зөлфәт Зиннуров “Юлчы” җыры белән тамашачының күңеленә үтеп керсә, “Туган авылым” җыры белән Ринат үзенә каратты. Җырын ул чит илдә хезмәт иткән вакытта, авылын сагынып язган.
Җиңүчеләрне быел да күләмле бүләкләр көтә — 1 нче урынга 200 000 сум, 2 нче урынга – 150 мең, 3нчегә — 100 мең сум. Иң яхшы композитор һәм авторларны 18 нче апрельдә үтәсе гала-концертта күрә алачакбыз.
Миләүшә Мусина, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.