19 июньдә бөтен дөньяда күбәләкләр көне бәйрәм ителә. Казанда да дөньяның төрле нокталарыннан килгән күбәләкләрне күрергә мөмкинлеге бар. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов язмасында.
Кунаклар бу бәйрәмгә читтән торып та катнаша һәм призлар өчен көрәшә ала иде. Чарада катнашучыларның күңеленә тиярлек мизгелләр күп булды- шундыйлардан күбәләкләр бәйләме һәм үз өеңдә үстерергә мөмкин булган тере күбәләк курчаклары. Балаларга мастер-класслар күрсәтелде. Алар кулдан ясалган күбәләкләрне буярга һәм ясарга өйрәнделәр.
Butterfly Gardenда балалар күбәләк канатындагы уникаль рәсемнәрне зур кызыксыну белән карыйлар, аларның яшәү рәвешен өйрәнәләр, дистәләгән сораулар бирәләр, ата-аналар белән бергә күбәләкләргә сокланалар.
Искәндәр Гыймалтднов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары