Казанда дәүләт телеканалларында һәм радиода эфир вакытын бүлү буенча жирәбә салу узды. Рәсми теркәлгән кандидатлар дүртәү. Аларның вәкилләре 12 массакүләм мәгълүмат чарасы булган конвертларны алдылар. Безнең Дәүләт телерадиокапаниясе өч мәйданчык — «Россия 1», «Россия 24» һәм «Россия радиосы» телеканалларын тәкъдим итә. Эфир вакытын сайлау алды роликлары өчен дә, дебатлар өчен дә бүлделәр. Безнең каналда алар 22 февральдә башлана.