Турнир программасы 27 спорт дисциплинасын үз эченә ала.
Бүген 19 нче июньдә «Су спорт төрләре сараенда » суга сикерү буенча финал, волейбол үзәгендә фехтование, бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бокс ярышлары үтә, айти паркта шахмат уены һәм ат спорты буенча ярышлар уза.
Исегезгә төшерәбез, Казанда БРИКС уеннарын ябу тантанасын 23 июньдә Сабантуй бәйрәме белән бергә уздырырга планлаштыралар.