Казанда Брикс Самиты башланырга бер айдан артык вакыт калып бара. Әмма катнашучы илләр өчен мөһим мәсьәләләр буенча Татарстан башкаласында фикер алышу башланды инде. Һәм республиканың Иҗтимагый палатасы «БРИКС суверен үсеш өчен» Халыкара түгәрәк өстәле кысаларында галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин вәкилләре арасында фикер алышу мәйданчыгына әйләнде.
Игътибар үзәгендә — милләтара һәм конфессияара багланышлар, икътисадый, сәяси, хокукый, мәдәни һәм фәнни аспектлар. булачак БРИКС Саммитының тарихи булуында шик юк. Казан БРИКСны киңәйтелгән составта кабул итүче беренче шәһәр булачак.