Казанда БРИКС илләре Уеннары башланырга 10 көн кала җанатарлар җиде спорт төре буенча финалга билетларны алып бетергән.
Спорт сөючеләр арасында бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм нәфис гимнастика сату динамикасы буенча иң зур популярлык казанган. Аларның финалына барлык билетлар БРИКС илләре Уеннары кысаларында сатып алынган инде. Хәзер җанатарлар әлеге спорт төрләре буенча ярышларның чирек һәм ярымфинал көннәренә билетлар ала. Җанатарларга уңайлы булсын өчен БРИКС 2024 Уеннарының билет программасы буенча юл күрсәткече барлыкка килде. Анда тамашачылар өчен кирәкле бөтен мәгълүмат җыелган — Уеннарның спорт программасы, сервислар, файдалы киңәшләр.