Аларны чын мәгънәсендә замана каһарманнары дип йөртәләр. Казанда «Безнең заман каһарманы» һәм “Кечкенә геройлар форумы» премияләрен тапшыру тантанасы үтте. Лауреатлар арасында табиблар, педагоглар, волонтерлар, хәтта яшь кенә булсалар да, инде батырлык эшләргә өлгергән балалар да бар.
Кечкенә геройлар үзләренә карата аеруча зур соклана уята. Олыларча җитди батырлык эшләп, ихтирам яулаганнар. Әнә Иван Павлинов янгын вакытында кечкенә өч энесен уттан, ә 13 яшьлек Анна Соловьева бассейнда баткан җиде яшьлек баланы коткарып калганнар.
Лауреатлар алтмыш дүртәү. Алар арасында пандемия вакытында эшләрен дәвам итүче табиблар да бар. Сергей Кривошапко ярты ел буе ковид госпиталендә эшләгән.
Батырлыкка һәрвакыт урын да, вакыт та табыла. Берәүләр өлкәннәргә азык — төлек китергән, икенчеләре чиста экология өчен көрәшкән, өченчеләре кешеләрне уттан коткарган, хәтта бала тудырырга да булышкан. Премияне биш ел элек «Бердәм Россия» партиясенең Яшь гвардиячеләре һәм активистлары гамәлгә куйды. Башлангыч офыкларын җәйде.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин: «Батырлык үрнәкләре күп. Кайсылары кешеләрне хәвефле хәлләрдә, суга баткан яки янгын чолганышында калганда коткара. Икенчеләре урманнарны, елга-күлләрне чүп-чардан чистарта, ә кайберәүләр мохтаҗларга, инвалидларга булыша.»
Хәзерге чорның төрле яшьтәге геройлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.
Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.