Казанда «Без үзизоляциядә — бергә!» дигән иң яхшы инклюзив проектка бәйге башланды. Педагоглар һәм урта һәм өлкән сыйныф укучылары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрдә иҗади сәләтләрне үстерергә ярдәм итә торган проектларын тәкъдим итәчәк. Бәйгедә Казанда инклюзив алымны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары катнаша. Конкурс «Дәрескә — бергә» федераль социаль проекты кысаларында уза.
Җиңүчеләрне бүләкләү 10-нчы июльдән 30-нчы июльгә кадәр булачак. Конкурс турында тулырак мәгълүмат, Шәһәр мәгариф үзәге сайтында урнаштырылган.