Казанда бер атнада 125 кеше бозда таеп егылып, травмалар алган. Кайсы бәрелгән, кайсы җәрәхәтләнгән. Хастаханәдә дәваланучылар да бар. Казанда травма алу куркынычы булган урыннар кайда? Рафыйк Дәүләтов яңа эшкә урнашырга барганда таеп егылып, кулын сындырган. Эш урынына хастаханәгә эләккән.
Рафыйк Дәүләтов:» Җәяү барганда таеп киттем, кулда сумка иде. Егылгач, сул кул белән бозга каты итеп бәрелдем. Кулым шеште. Травпунктта гипс салдылар.»
Казанда бер атна эчендә травмпунктка 125 кеше мөрәҗәгать иткән. Кайсының аяк-кулы сынган, кайсысы каты бәрелеп, җәрәхәтләр алган. Тайгак юлда йөрүе җиңел түгел.
Егылганда кеше гадәттә кулларын читкә ала, җыелып бетә алмый. Җиргә ян белән төшәргә тырышырга кирәк. Гадәттә кышкы кием тыгыз була, ул тәнне каты бәрелүдән саклый.
Шәһәр үзәгенә коммуналь хезмәтләрнең игьтибары күп, юллар, тротуарлар чиста, ә читтәрәк бозлы урыннар күп.
Зинаида Григорьева хезмәттәшләрен начар эшләүдә гаепләми. Эшләре җиңел түгел, хезмәт хаклары да чамалы гына. Һава торышынң бер җылынып, бер салкынайтып торуы мәшәкатьләрен тагын да арттыра. Җәяүлеләргә дә юлларда игьтибарлы булырга кирәк.
Инна Данилова, Владимир Юрков.