Башкалабыз Казанда «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге үз эшен дәвам итә. Ул «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли. Хәрби хезмәткә контракт төзергә теләгән һәр кеше мөрәҗәгать итә ала. бер тәүлек эчендә барлык документларны да рәсмиләштерергә мөмкин.
Контракт буенча сорауларга, бердәм номерның 117 телефоны, һәм махсус төзелгән, «Татарстан геройлары» сайтында җавап бирәләр. Исегезгә төшерәбез, Россиядә оборона министрлыгы белән, контракт төзергә теләүчеләр саны арта. Ә контракт хезмәтен узучыларның барысы да, махсус хәрби операциядә катнашучылар кебек үк, ташламаларга ия. Контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум, махсус операция зонасында ай саен — 204 мең сумнан башлап түләү каралган.