Бүген «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.Премиягә ия булучылар арасында безнең телерадиокомпания хезмәткәрләре дә бар.
Казандагы Декаьристлар урамында әйдәп баручы газета һәм журнал редакцияләре үз укучылары өчен яңа проектлар тәкъдим иттеләр. Ә аннары республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, мөхәррирләре һәм журналистлары импровизацияләнгән залда урын алды. Импровизация – «Бәллүр каләм» конкурсы финалының төп өлеше. Бүләкләү быел беренче тапкыр ачык һавада, гадәти булмаган форматта узды. Конкурска 23 яшь, әмма кызыксыну кимеми, киресенчә үсә. Узган ел якынча 1,5 мең гариза килгән. Быел 2 меңгә якын.
«Бәллүр каләм» — республика журналистлары өчен иң дәрәҗәле бәйге. Җиңү яулаган «Татарстан» ДТРК телеоператоры Илдар Галәветдинов компаниягә студент булып килгән. Шуннан бирле аның җилкәсендә йөзләгән репортаж, проморолик һәм телепроект бар. Хәзер Татарстанның иң яхшы операторы исеме дә бар.
Тантанада хөкүмәт бүләкләре дә тапшырылды. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары-төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Гран-прига — «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире, Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеевага ия булды. Аңа төп приз – яңа автомобиль.