18 нче декабрьдә Казанда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен, «Бәхет белән узыш» дип исемләнгән кышкы ярыш узачак. Катнашучылар 380 метрлы араны чаңгы һәм чана белән үтәргә тиеш.Ярышка 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге теләге булган кешеләр теркәлә ала. Һәр катнашучы бүләкләр алачак, дип белдерде оештыручылар. Кышкы я рыш Горки-Әмәт урманында, 18 нче декабрьдә, иртәңге сәгать унда башлана.