Казанда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен ике яңа үзәк ачылды. Алар республика мөселманнары Диния нәзарәте, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән гамәлгә куелды.
Мохтаҗларны кайнар аш, кием-салым белән тәэмин итү буенча пунктлар Симонов, урамы, 3 нче йортта “Рәхмәтулла” мәчете территориясендә, шулай ук Авангард урамы, 58 нче йорт каршында булачак мәчет урынында эшли башлады. Киләчәктә Дәрвишләр бистәсендә дә шундый пунктны ачу көтелә. Кайнар аш бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабада караучысыз калган өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, йортсыз-җирсезләргә таратыла.
Мохтаҗларга булышырга теләүчеләр өчен экранда күрсәтелгән банк картасы номерына акча күчерергә мөмкин. Ә хәләл кафе-ресторан тотучылар приютны хәләл ризыклар белән тәэмин итә ала.
Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе белән элемтәгә керү өчен телефон номеры экранда күрсәтелгән.
Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да янәдән мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашлары оештыруны башлап җибәрде. Бушлай кайнар ризык һәр изге җомга көнендә сәгать унберенче яртыда гадәттәгечә, Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда таратыла.
«Зәкят» хәйрия фонды волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Телефон экранда күрсәтелгән. Фонд шулай ук һәр атнаны иллегә якын мохтаҗны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итә. Азык-төлек җыелмасы оннан, ярмадан, көнбагыш маеннан, консервадан, тәм-томнан, шикәр комыннан, токмачтан һәм чәйдән тора. “Зәкәт” хәйрия фондында бушлай кием-салым да таратыла.