Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы дүрт урамның ишегалларында яңа асфальт, сыннар, чәчәк аллеяләре барлыкка килә. Бу хакта җирле халыкка экскурсия вакытында сөйләделәр.
Моннан тыш, асфальтны яңарталар, законсыз гаражлар урынына машина кую урыннары булдырыла. Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында «Безнең ишегалды» программасы буенча гомуми мәйданы 144 мең квадрат метр булган территорияләрне төзекләндерәләр. Август ахырына кадәр 23 территорияне тәртипкә салып бетерергә кирәк.