Бу атнада Казанда аномаль эсселек көтелә. Августның беренче яртысында һава температурасы климат нормасыннан югарырак була.
Бүген 2 нче август көнне, кыска вакытлы яңгыр фаразлана, көндегез төркемеш баганасы 30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Температура акрынлап күтәреләчәк. Атна ахырына көндез 30-32 градус эссе булыр дип көтелә. Кисәтеп үтәбез: җил — давыллар кабатланырга мөмкин, игътибарлы булыгыз. Кабат исегезгә төшерәбез-Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарга керүне дә 21 көнгә озайттылар. Карарга Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.