Быел конкурс комиссиясе барлыгы 200 җыр кабул итеп алган. Жюри тарафыннан 16сы сайлап алынып, гала-концертта башкарылды. Быелгы бәйгедә яңа патриотик җырларны барлау максатыннан «Ил дәшкән чагында» дип аталган номинация дә кертелгән. Җырларның авторлары акчалата бүләккә ия булдылар.