Тагын 26 яңа муниципаль паркинг Казанда 1нче гыйнвардан барлыкка килә. Анда мең ярым машина урнаша ала.
Парковкалар Адоратский, Короленко, Бондаренко, Островский, Петербургский, Вишневский, Калинин, Чехов, Хөсәен Ямашев проспекты буенча ачыла. Алар урам буйлап, шулай ук киселешләрдә була. Бәясе бердәм була — әлегә 30 сум, аннары тарифлар үзгәрергә мөмкин.