Туган тел көненең тагын бер күркәм традициясе – Мин татарча сөйләшәм акциясе. Быел да ул Казан шәһәре Бауман урамында йөзләгән яшьләрне җыйды. Акциядә музыкантлар бәйгесенә, мәктәп укучылары арасында оештырылган “татар дозор” квест уенына йомгак ясалды. Халыкка хезмәт күрсәтүче, әмма республиканың дәүләт телләрендә мәгълүмат бирмәүче дәүләт оешмаларының антирейтингы билгеләнде. Быелгы акциянең яңалыгы – Казан Башкарма комитеты белән берлектә Казанның хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле буенча беренче интенсив оештырылды.