«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Иске шәһәр әкиятләре» дип исемләнгән курчаклар халыкара күргәзмәсе эшли. Экспозицияне, Россиянең 15 төбәгеннән килгән 45 курчак ясаучы осталар тәкъдим итә. Курчаклар төрле стильдә һәм төрле материаллардан ясалган. Күргәзмәгә килүчеләрне курчак ясау буенча остаханәләр дә көтә. Иң мөһиме бар фантазияне эшкә җигәргә кирәк ди оештыручылар