Казан- яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен иң уңайлы шәһәрләрнең исемлегенә керде.Татарстан башкаласыкунаклар саны буенча дадаими рәвештә алдынгылар рәтендә.
Быел да туристлар күп булыр дипкөтелә. Елдагыча бәйрәмнәргә әзерлек тулы күәтенә дәвам итә. Шулай ук шәһәрнеңничек эшләячәген дә аңлаттылар мэриядә.
Беренчедән, Яңа ел төнен бергәләшеп 2 мәйданчыкта билгеләп үтәргә мөмкин булачак : ягни кәсә янындагы (чаша) төп чыршы Һәм черек күл паркындагы шугалакта бәйрәм программасын вәгъдә итәләр.Яңа ел төнендә Казанда җәмәгат транспорты төнге 2 гә кадәр эшлиячәк. Ә 1 гыйнварда автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар иртәнге сигезенче яртыда эшли башлый.Метро исә иртәнге сәгат 6 ачыла. Шәһәрдә тәртипне 5 йөзгә якын хокук хезмәткәрләре саклаячак. 6 йөздән артык төрле мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла, шуның 170- саф һавада, калганнары мәдәни үзәкләрдә, театрларда. Иң масштаблысы үзәк чыршы янындагы күңел ачу тамашасы булачак, андагы бәйрәм программалары 5 нче гыйнварга кадәр дәвам итә.