Яңа биеклеккә күтәрелделәр. Казан вертолет заводы заказчыларга барлык уңайлыклар тудырылган салонлы беренче машинасын тапшырды. Гражданлык максатларына билгеләнгән очкыч нәрсәләре белән үзенчәлекле? Хәбәрчебез кызыксынды.
Иң заманча электроника һәм иң яңа очыш чаралары. Бу модельнең штурвалы артына утыру өчен тәҗрибәле пилотлар күп сәгатьлек курслар узды. Ил авиациясендә Ми-38 гә охшаган вертолет юк.
Яңа машинаның тулы исеме — күпмаксатлы Ми-38 вертолеты. Ул йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өчен кулланыла, эзләү-коткару вертолеты һәм хәтта оча торган госпиталь сыйфатында файдаланыла ала. Вадим Струминский:»Бу машина бизнес-класс өчен кулланылачак. Әгәр модельнең гадәти модификациясе бортка 30га кадәр пассажир сыйдыра ала икән, уңайлыклар тудырылган салонда 12 пассажирга хезмәт күрсәтә. Ми-38 ерак арага очарга сәләтле. Мондый уңайлы шартларда биредә 880 километр юл үтәргә мөмкин.»
Ми-38 не җитештерүче-Казан вертолет заводы. Заказчыга символик ачкычларны тапшыру тантанасы булды.
Ми-38 вертолетларын күпләр җитештерәчәкләр. Якындагы 10 ел дәвамында елына йөздән шундый очкыч эшләп чыгаруга заказ булырга мөмкин.
Тантаналы чарада завод хезмәткәрләрен Ми-38 вертолетын җитештерүдә актив катнашкан өчен бүләкләделәр. Ә вертолет бүгеннән үк зәңгәр күккә күтәрелә башлаячак.
Вадим Струминский, Сергей Павлухин.