Казан һәвәскәр уйлап табучылар иң күп яши торган Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды. Тикшеренү Tvil.ru сервис белгечләре тарафыннан үткәрелде.
Сораштырылучыларның 7,41 проценты Татарстан башкаласын уйлап табучылар ватаны дип саный.
Россия туристлары Кулибиннарны күпләп Новосибирскида — 20,37%, Екатеринбургта — 18,52% һәм Санкт-Петербургта — 14,81% очратты.