21 сентябрь Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе ачылуга 120 ел.
Яшел Үзән районында урнашып, В.П.Энгельгардт исемен йөрткән Казан дәүләт университетының Астрономик обсерваториясе Россиядә генә түгел, дөнья киңлекләрендә дә уникаль объектларның берсе булып санала. Бүгенге көндә обсерватория киңлекләрендә 9 телескоп һәм планетарий эшләп килә, шулай ук фәнни тикшеренүләр алып барыла. Монда ук уникаль ачыш — Репсольдның мередиан кругы да урнашкан. Теләгән һәркем аны күреп кенә түгел, тотып, торбасыннан күкне дә күзәтә ала.
Обсерватория ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертергә тәкъдим ителгән.