«7 көн эчендә кино» проектында катнашучыларга Казан турында фильм төшерү өчен бер атна вакыт бирелә. Татарстан башкаласында бүген халыкара кыскаметражлы фильмнар проекты старт ала. Ул чит ил режиссерлары тарафыннан төшерелгән кыска метражлы фильмнардан гыйбарәт. Аларны әзерләү өчен Секонд Юнит технологиясе кулланыла. Ягъни режиссерлар видеоконференцияләр уздыра, биремнәрне Казаннан җирле операторлар төшерә. Командалар саны унау. нәтиҗәләр 20 декабрьдә ясала иң яхшылары Халыкара фестивальләрдә тәкъдим итәргә ниятлиләр.