Шәһәр администрациясе балконнары «Казан тавышлары» перформансы өчен сәхнәгә әверелде. Мэрия диварлары ачык төсләр белән бизәлде, ә балконнардан театр актерлары һәм Россиянең атказанган артисткасы Ольга Кабо башкаруында шигырьләр яңгырады. Кичәдә безнең хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов да булып кайтты.
Кичәне La Primavera камера оркестры ачып җибәрде, музыкантлар берничә лирик композиция башкарды. Тамашачыларның күңелләре күтәренке иде: күпләр бер урында тирбәлеп торды, ә парлар вальс биергә төште. Хәтта балалар да беразга тынып калды һәм тылсымлы көйләр сихеренә бирелде.
Сюжет буенча төп героиня зур шәһәрнең кечкенә йортында яши, ул Зәңгәр планетада Кече юл галактикасында урнашкан. Кыз кечкенә принц белән очрашырга хыяллана, шуңа күрә һәр кич балконга чыга һәм, ялгыз малайны күрү өмете белән, иксез-чиксез йолдызлы күкне күзәтә. Аның янәшәсендә уникаль Казан мәчесе. Геройлар бергә дуслык һәм мәхәббәт, хыяллар һәм олыгаю турында фикер йөртәләр.
Ольга Кабо көмеш чор шагыйрәләренең әсәрләрен укыды. Аның сүзләренчә, «Бәләкәй принц» әкияте — балачакта һәм тормышта булган иң яхшы нәрсәләрне берләштерүче мәхәббәт тарихы, шуңа күрә танылган авторларның шигъри юлларында бу хакта искә алулар перформанс сценаристлары уйлап чыгарган тарих белән идеаль рәвештә үрелеп бара.
«Казан тавышлары» театральләштерелгән заманча тамашасы 2021 елдан бирле уздырыла. Әлеге вакыйга Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларның беренчесе буларак кабул ителә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.