Казан янә спорт башкаласы статусын раслый. Бездә Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннары башланды.
Мондый ярышлар беренче тапкыр уза. Республика башкаласында моның өчен барысы да бар. Уеннарны ачу тантанасы кичә кич булды, инде беренче медальләр комплекты уйнатылды, ә алар өчен 16 спорт төрендә көч сынашачаклар.