Ел саен көтеп ала торган милли бәйрәмебез сабан туен уздыру быелТатарстан районнары авылларында җирле башлыклар ихтыярына калдырыды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте һәм Президент Указы белән торак пунктларда Сабан туен барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәү шарты белән үткәрергә мөмкин дип искәртте. Казан Сабан туе Онлайн форматта 4 нче июльдә узачак.