Татарстанның Югары Ослан районы кызы Халыкара яшь ашчылар бәйгесенең җиңүчесе булды. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге әлеге ярыш Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Казанда 6 нчы тапкыр үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләү Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булып узды.
Казан – Россиянең аш-су башкаласы. Шулай булуга кармастан, илебездә оста ашчыларга кытлык сизелә.
Финалга 420 ашчыдан 8е генә үтә алган. Шуларның 2се – Казахстаннан.
Хөкемдарлар 500 гә якын ашчы тәкьдим иткән ризыклар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алуы кыен булды ди.
Рәисебез Рөстәм Миңнеханов әлеге ярыш республика өчен мөһим, яшь белгечләрнең сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыра ди.
Бәйгенең җиңүчесе — Югары Ослан районы Рус Макылы авылында туып үскән Зилә Әзмөхәммәтова булды. Аңа Мәскәү кулинария мәктәбендә бушлай уку бүләк ителде. Ә барлык 8 финалистка иң яхшы рестораннарда стажировка үтү мөмкинлеге бирелә.
Миләүшә Гыйльфанова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.