Казан поликлиникаларына грипптан прививка ясату өчен вакцина кайтарылган. Хәзер балалар өчен – 10 мең, йөкле хатын – кызлар өчен 3700 доза вакцина запасы бар.
Ультрикс Квадри препараты 6 айлык сабыйларга һәм булачак әниләргә билгеләнгән. Шуңа күрә хәзер гриппка каршы барлык кешеләр дә прививка ясата ала. Элегрәк медицина учреждениеләренә олылар өчен 65 мең доза Совигрипп дозасы кайтарылган. Табиблар иммунитет эпидемия сезоны башланганчы формалашсын өчен хәзер процедураны узарга иң кулай вакыт, дип искәртә. Грипптан прививканы яшәү урыны буенча поликлиникаларда яки Җиңү проспектындагы сәүдә үзәгендә вакцинация мобиль пунктында ясатырга була. Өстәвенә, аны коронавируска каршы вакцина белән бер үк вакытта ясатырга мөмкин.